news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Гали авылында кызыклы очрашу
5 мартта Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында үзенчәлекле очрашу кичәсе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 5 мартта Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында үзенчәлекле очрашу кичәсе узды. Авыл халкы Татарстанның халык артисты Мингол Галиев белән очрашты. Ике сәгатькә сузылган әлеге кичәдә Мингол абый татар дөньясы, татар җыры, татар моңы турында рәхәтләнеп сөйләде, рәхәтләнеп җырлады. Җырчыга авыл халкы да үзен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Соңыннан остаз Гали авылы яшьләре өчен мастер-класс үткәрде. Җәй айларының берсендә Галигә килеп җырларга теләге булганнар өчен дәресләр үткәрергә вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot