news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гали авылында “Хал­кым минем” фес­тивале Расих Латый­пов истәлегенә багышлана

Фести­вальдә Самара өлкәсенең үзеш­чән сән­гать коллективлары катнаша.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Бүген милләтебез асыл улларыннан булган, Гали авылы эшкуары, халкыбызның милләтпәрвар улы Расих Латыйповның туган көне. Авылда унынчы тапкыр уздырылучы “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале Галинең уңган егете истәлегенә багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гали авылында беренче тапкыр Бөтен­россия татар авыллары сабан­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале оештыручыларының берсе Расих Латыйпов узган елның 6 мартында вафат булды. Аңа быел 53 яшь тулган булыр иде.  

Фести­вальдә Самара өлкәсенең үзеш­чән сән­гать коллективлары катнаша. Чарада катнашучыларга әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителәчәк, дип язылган әлеге хәбәрдә.

Бу җыентыкта Расих турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе - Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи.

"Татар-информ" Гали авылы “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов вафатына бер ел тула, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100