news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гали авылы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды

Гали авылы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды
Фото: https://tatar-congress.org

22 сентябрьдә Самара өлкәсенең Гали авылы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килде. Бу турыда Конгресс сайтында хәбәр ителә.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде.

Марс Тукаев конгресс тарихы, эшчәнлеге, проектлары хакында сөйләде. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы, яшәеше белән таныштырды.

«Кайда гына барсак та, татарлар бердәм, матур итеп, башка милләт халыкларына үрнәк булып яши», – диде Марс Тукаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100