news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гали Акыш Татарстаннан бүләкләр кабул итте

Күренекле журналист Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы и

(Истанбул, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). “Азатлык” радиосында эшләп танылган чал чәчле журналист, Бөтендөнья татарлар лигасының мактаулы рәисе Гали Акышка 90 яшь тулу уңаеннан кичә Әнкараның “Казан мәдәнияте” җәмгыяте бинасында зурлап кичә уздырылды. Аны оештыруда Татарстанның Төркиядәге вакәләтле вәкиллеге башлап йөрде.
Туган көн мәҗлесендә беренче сүз, Гали аганың кыскача биографиясе белән таныштырылганнан соң, вакәләтле вәкил Радик Гыйматдиновка бирелде. Ул иң элек Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиевнең Гали Акышка җибәргән котлавын укыды. Анда: “Хөрмәтле Гали ага! Сезгә үземнең тирән хөрмәтләремне җиткерәм. Актив гражданлык позициясе, татар халкы мәнфәгатьләренә күп еллык иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт белдерәм.
Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, имин тормыш телим”, - диелгән.
Радик әфәнде Гали Акышны шулай ук вәкиллек исеменнән дә котлап, аңа Казан Кремле күренеше картинасын бүләк итте.
Юбилярны 90 яше белән тәбрик итеп, Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да котлаунамә юллаган. Аны Татарстан мәдәният министрлыгының ТӨРЕКСОЙ оешмасындагы вәкиле Земфира Хәсәнова җиткерде: “Сез күп еллар буе бөтен көчегезне, иҗади эшчәнлегегезне, журналист талантыгызны татар халкына хезмәт итүгә багышладыгыз. Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе буларак, дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең арасында элемтәләр булдыруда зур һәм изге эш башкардыгыз”, - дип, министр Гали Акышка Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын җибәргән.
90 яшьлек юбилярга җылы хисләрен, изге теләкләрен белдереп “Казан мәдәнияте” җәмгыяте рәисе Фуат Тениш, Төрек тел институтының элеккеге рәисе, Гази университеты галиме Әхмәт Биҗан Әрҗиласун, Төркия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Мурат Бурһан, Төркия мәгариф министрлыгы хезмәткәре Өмәр Өзҗан, Гали аганың күпьеллык дусты Юныс Зәйрәк, Әнкара югары уку йорты теология факультеты доценты Ибраһим Мараш чыгыш ясадылар.
1960-1970 елларда Төркиядә басылган “Казан” журналы аркылы татар халкының мәдәнияте, сәнгате турында кызыклы язмалары белән танылган милләттәшебез, җәмәгать эшлеклесе Наилә Бинаркның нотыгы аеруча әһәмияткә ия. Ул Гали Акышның хезмәтләрен генә түгел, аның янәшәсендә яки аның кебек татар мәнфәгатьләрен кайгырткан Төркиядәге башка милләтпәрвәр шәхесләрнең исемнәрен дә ихтирам белән телгә алды, Гали Акышның кешелеге, изге гамәлләре турында сөйләде.
Гали Акышны Ана Ватанындагылар да онытмаган, аны гомер бәйрәме белән зурлап, Казаннан килгән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгат Бариев һәм Бөтендөнья татар конгрессының чит төбәкләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукай Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрик сүзләрен, бүләкләрен җиткерделәр, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге медале белән бүләкләделәр.
Тәлгат Бариев Гали Акышка 90 яшь тулу җәһәтеннән Татарстан журналистлары берлегендә махсус җыелыш уздырылганын, анда олуг каләм иясенең әлеге оешманың Шәрәфле әгъзасы игълан ителгәнен белдереп, юбилярга махсус таныклык тапшырды.
Марс Тукай үзе һәм гаиләсе исеменнән Гали агага милли орнаментлар белән эшләнгән камчы бүләк итте: “Мин Гали абыйның атлар яратканын беләм. Чикне узганда барыбер чыгармаслар дип, ат китермәдем. Ләкин ат белән бәйле әйбер бүләк итәргә булдым. Иншаллаһ, 100 яшегезгә ат та алып килербез. Ә хәзергә камчыны кулланырга өйрәнә торыгыз. Бу камчының тагын бер вазыйфасы бар: әгәр без Сез күрсәткән юлдан тайпыла башласак яки ялгыш юлга кереп китсәк, безне дә камчылагыз”, - дип, аксакалны көлдерде. Мондый шаяртуга каршы Гали Акыш: “ Мин бу камчы белән татар, төрек һәм Ислам дөньясының дошманнарын чыбыркылар идем”, - дип җавап бирде.
Марс Тукай Гали агага Татарстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаковның да тәбрикләрен җиткерде, профессор Нурмөхәммәт Хисамовның бүләкләрен тапшырды.
Янында тау кадәр өелгән бүләкләргә ишарәләп, Гали ага: “Боларны өйгә алып кайтырга миңа КамАЗ кирәк”, - дип шаяртты.
Америка Кушма Штатларында гомер итүче милләттәшебез Илдар Агиш та аксакалыбыз Гали аганы туган көне белән котлау өчен, ерак юлны якын итеп, океаннар артыннан махсус килгән: “Мин туганнарым арасында Гали абый белән чын күңелдән горурланам. Аны хөрмәт итеп бирегә килгән барыгызга да ихлас йөрәктән рәхмәтемне белдерәм. Гали абыйга 100 яшендә, Казаннан киләчәк атка атланып, Әнкара урамнары буенча йөрүен телим”, - диде.
Туган көн тантанасында Гали Акышка җибәрелгән котлау телеграммалары, электрон тәбрикләр дә укылды. Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе, галимә Гөнүл Пултар, Австралиядә яшәүче Ирек Гариф, Финляндия Ислам җәмгыяте рәисе Окан Даһер, АКШтан галим Вил Мирзаянов, Фырат университеты галиме, милләттәшебез Фазыл Агиш, Төркиянең Измир каласында гомер итүче Рауза һәм Мөслих Вәли гаиләсе, Казаннан Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәге рәисе Илдус Садыйк, Истанбулдан Нурдан һәм Рәшит Лаиш гаиләсе юбилярга туган көне уңаеннан иң җылы хисләрен, изге теләкләрен юллаганнар.
Кичәдә танылган журналист Сәгыйт Хәйри тарафыннан Гали Акышның туган көненә багышлап махсус эшләнгән видеосюжетлар күрсәтелде. Анда Эльмира Әдиятуллина, Миңназыйм Сәфәров, Фирая Бәдертдинова, Мансур Мортазин, Айдар Гыймадиев, Марат Кильдиев кебек зыялыларның аксакал журналист Гали Акыш өчен әйтелгән ихтирам тулы сүзләре яңгырады, “Яңа гасыр” телевидениесенең “Татарлар” телетапшыруыннан Гали ага белән бәйле кайбер өзекләр тәкъдим ителде.
Кичә Оруч Гювәнч җитәкчелегендәге “Түмата” ансамбленең кечкенә концерты белән дәвам итте. Анда Гали Акыш хөрмәтенә башкарылган җырлар яңгырады, Фәнис Зыялы курайда уйнады, шигырьләр сөйләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100