news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гали Акыш: "Ана телен яхшы белгән кеше генә, башка телләрне яхшылап өйрәнә ала"

Гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган Гали ага фикеренчә, татарны саклауда милли телдә уйлау мәсьәләсе бик мөһим урын алып тора

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Хәзер, глобальләшү процессы барган чорда, конкурентлыкка сәләтле яшь буын тәрбияләү мәсьәләсе бик актуальләште. Заман таләпләренә җавап биргән белеме булу өстенә, яшь татарстанлылар ана теле һәм рус теленнән тыш, ким дигәндә ике чит телне белергә тиеш. Тик замана зыялысы булырга ашкынган яшьләребезнең күбесендә, танырга кирәк, туган тел белән кызыксыну сүрелеп бара. Өстәвенә, федераль үзәк карары белән Бердәм дәүләт имтиханнары да бары рус телендә генә кабул ителә. Соңгы вакытта белем бирү стандартларында төбәк компонентын саклап калу мәсьәләсе дә килеп туды. Перспективасы юк, югары уку йортларында да татар теле кирәкми, юньлерәк эш табу өчен дә туган телнең кирәге юк дип, ата-ана баласын милли мәктәп-гимназияләргә бирергә ашкынып тормый. Заман шаукымына бирелү инде үз нәтиҗәләрен сиздерә башлады. Мәсәлән, Казан дәүләт университетының кайчандыр авыл яшьләрен генә түгел, шәһәр балаларын да күпләп җәлеп иткән татар филологиясе һәм тарихы факультеты быел җитәрлек студент туплый алмады.

15 еллар элек булган күтәрелеш чорыннан соң, ана телебезнең тагын түбән төшә баруы халкыбызның яңарышы өчен көрәшкән мәшһүр әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз хакында уйланырга мәҗбүр итә. Хәзер башлангыч сыйныфтан ук инглиз телен укыту мәҗбүр итеп куеды. Дөрес, замана баласы булып үсү өчен телләрне белү кирәк. Бу милләтнең алгарышын күрсәтүче дәлил. Тик үз туган телен белмәгән татар баласының башка телләрне белүе генә аның зыялылыгын күрсәтә алмый шул. Татар зыялылары нинди булырга тиеш, дигән сорауга, мин ике дә уйлап тормыйча милләтебез горурлыгы, озак еллар Бөтендөнья татар лигасын җитәкләгән, хәзер аның мактаулы рәисе, журналист, гомере буе халыкбыз бәхете өчен көрәшүче, бу юлда үзенең остазы Гаяз Исхакый эшен дәвам иттерүче Гали ага Акыш дип җавап бирер идем. Ул "Исемдә калганнар" дип аталган истәлек, хәтирәләр җыентыгында туган телне белү мөһимлеге хакында болай дип язган иде. "Ана телебезне яхшы белүем нәтиҗәсендә, бүген 3 телне, ягъни, татар, рус һәм төрек телләрен мөкәммәл, тагын 3 тел -инглиз, немец һәм поляк телләрен яхшы беләм. Бераз гарәп, фин һәм латин телләрен дә беләм. Үз ана телен яхшылап белгән кеше генә башка телләрне яхшы өйрәнә алу мөмкинлегенә ирешә ала". Бүгенге көндә кардәшләре арасында Анкара шәһәрендә гомер кичерүче 91 яшьлек әлеге легендар шәхес, аның туганнары белән күптән түгел бу язманың авторына да очрашу насыйп булды. Ул чагында да татар яшьләренә нәсихәт итеп Гали ага шушы ук фикерен кабатлады.

Аның белдерүенчә, милләтне саклауда милли телдә уйлау мәсьәләсе бик мөһим урын алып тора. "1954 елдан Төркиядә НАТО ның төрек Генераль штабы каршындагы элемтә бюросында эшли башладым. 1956 елда дәрәҗәне күтәрү өчен имтихан тапшырганда, НАТО идарәсенең персональ секретаре: "Син нинди телдә уйладың?", - дип сорады. Мин бер дә икеләнеп тормыйча, татар телендә дип җавап бирдем. Татарстанга килгән чагымда мин шул ук сорауны андагы журналистларга да биргән идем. Ләкин алардан татар телендә уйлыйм дигән җавап чыкмады. Ана телендә уйлау һәрвакыт урын алырга тиеш. Ул, үз чиратында , ана телендә тәрбия белән бәйле. Баланың теле "мама" дип түгел, "әни" дип ачылырга тиеш. Бала урыс мәктәбендә укыса да гаиләдә ана телендә сөйләшергә тиеш. Милләт булып яшәү өчен ана теле, милли тарих, ислам дине, дәүләтчелек идеясе кирәк",- дип кабатлады ул.


Гали агаларның нәсел тамырлары элекке Пенза губернасы Усть-Рахманов волостендагы Татар Юнәсе авылына барып тоташа. Аның әти-әнисе Октябрь инкыйлабына кадәр Төньяк Манчжуриянең (Кытайның) Хайлар шәһәренә килеп урнашкан. Гали ага, аның 3 сеңелесе шушында туа. Тарихи ватаннарыннан читтә туып, гомер буе чит милләтләр арасында яшәсәләр дә, аларның һәрберсе үз ана телләренә тугрылыклы калып, гореф-гадәтләрне саклап калган. Сезгә үзегезне татар итеп саклап калырга нәрсә ярдәм итте? дигән сорауга, бертавыштан, башлангыч белемне туган телдә алу, татар тарихын, ислам дине нигезләрен өйрәнү, татар мохите булу дип җавап бирделәр. Алар белдергәнчә, милли тәрбия, дин нигезләре башлангыч мәктәптә бирелергә тиеш. Шулай булганда гына кеше ата-бабасы телен саклап кала ала. Агишевларның иң кече сеңелләре Сәйдә апа бу хакта болай искә алды: "Ул вакытта Төньяк Манчжуриягә сәүдә белән килеп урнашкан татарлар күп иде. Алар, нигездә, Харбин, Хайлар, Мубди калаларында төпләнгән. Килгәч үк, үз көчләре белән татар мәктәпләре, мәчетләр ачтылар. Һәрбер кеше бу эшкә кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Үз балаларын шул татар мәктәпләренә укырга биргән. Хайлардагы без укыган татар-төрек мөселман башлангыч мәктәбе баштан 5, аннары 6 сыйныфлы булды. Анда дин, тарих, география, татар теле һәм тарихы өйрәтелде. Коръән дәресләре керә иде. Дин дәресләре икенче сыйныфтан ук укытыла башлады. Урыс теле дәресләре өченче сыйныфта гына башлана иде. Безнең вакытта ана теле гаиләдә, мәктәптә, төрле җәмгыятьләрдә бар иде. Без барчабыз да татар җырларын тыңлап, Тукай шигырьләре белән үстек. Тукай көннәрен уздыра идек. Традиция буларак елына ике тапкыр балалар кичәләре оештырыла, Гаяз Исхакый кебек милли классикларыбыз әсәрләре сәхнәләштерелә иде. Татар халкы шул кичәләр белән яшәде, шулар татар халкын саклап торды. Аннан соң рус гимназиясендә укуны дәвам иткәндә дә үзара татарча сөйләштек. Яшьләр татар китапларын укый иделәр. Хөсәен Әбдүш дигән бер кеше бер иде. Ул яшьләр өчен кичәләр оештырды. Аларда университетларда укучы студентлар бик актив катнаша иде". Сәйдә апа искәртүенчә, ул чакта башка милләт яшьләре арасында дуслар күп булса да, татарларның алар белән гаилә коруы күзәтелмәгән. “Бездә университетларны бетергән татар профессорлары, докторлары һичберсе татар теленнән читләшми ана телендә сөйләште. Харбинда университет тәмамлаган инженерларыбыз Төркиягә килгәч тә, биредә ширкәтләрдә эшләделәр, һичбере татар халкының йөзенә кызыллык китермәде”, -дип өстәде ул.

Бүген татар милләтенең яртысы гына тарихи ватанында гомер кичерә. Калганнары илнең башка төбәкләренә, җир йөзенең төрле кыйтгаларына сибелгән. Аларның барысының да күзе һәм өмете Татарстанга төбәлгән. Тик Татарстан татарлары гына бүген аларга телне саклау үрнәген күрсәтә алмый. Бүген читтәгеләр, киресенчә, ана теленең кадерен күбрәк белә, күбрәк бәяли. Гали ага Акыш фикеренчә, милләтне яшәтү өчен башта әхлакның нигезе булган динне сакларга кирәк. Ул намаз уку белән генә чикләнеп калмыйча, аның барлык бурычларын үтәү зарур. "Телне саклау мәсьәләсендә дә Мәскәү ни әйтсә, "әйе" дип тормаска, үз фикерең өчен көрәшергә, кулга-кул тотынышып бергәләп татарлыкны саклап калырга кирәк. Ана телен-югалту- динне югалткан кебек. Үз телеңне югалту үлгән әби-баба, ата-аналарның рухларын рәнҗетү дип саныйм. Чит илләрдә диаспора булган татарлар да, тарихи ватаныбыздагы татарлар да ана телләрен югалтмасыннар иде. Шул чагында киләчәгебез якты булыр”, -дип белдерде гомерен халкыбыз бәхете өчен көрәшкә багышлаган Гали ага.


Без, Татарстан татарлары, да моңа бик өметләнәбез. ТР Президенты Минтимер Шәймиев укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуда бүгенге шартларда милли белем алу проблемасының четерекле булуын танып, аны хәл итү юлларына тукталган иде. Аның фикеренчә, бер яктан милләтнең киләчәген уйларга, телне саклап калырга, икенчедән, балаларны конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләргә кирәк. “Һәр милләт мәктәпкә кергәнче үк үз туган телен балаларына сеңдерергә тиеш. Безгә балаларны 5-6 үк яшьтән үк ана телендә тәрбияләүгә нык игътибар итәргә кирәк. Башлангыч сыйныфларда балага ана теленнән тирән, ныклы белем бирелергә тиеш. Аны белем стандартына кертеп, кирәк булган кадәр укытырга кирәк. 5 сыйныфка кадәр ана телен көчле итеп укытканда, ул балада гомерлеккә кала”, -дип белдерде Президент.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100