news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Галатасарай” 21нче тапкыр футбол буенча Төркия чемпионы булды

Ул “Гёзтепе” командасын Суперлиганың 34нче, йомгаклау турында җиңде.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). “Галатасарай” Төркиядә футбол буенча 2017/2018 ел сезонында чемпион булды. Ул “Гёзтепе” командасын Суперлиганың 34нче, йомгаклау турында җиңде.

Шулай итеп, “Галатасарай” 21нче тапкыр Төркиядә футбол буенча чемпион булды. Ул моңа “Гёзтепе” командасын 1-0 исәбе белән җиңеп иреште.

Техник директор Фатих Терим “Галатасарай” фанатларын футбол клубы бинасы балконыннан торып сәламләде. Фанатлар, җавап итеп, Теримны "Төркиянең футбол императоры" дип атадылар. Соңрак балконга футболчылар үзләре дә чыкты.

Бәйрәм бер сәгатьләп дәвам итте, диелә "Анадолу" агентлыгы матбугат хәбәрендә. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot