news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Галәвов: “Метро линиясен “Азино” тарафына җибәрү күздә тотыла”

Бүген метрополитенда гамәлдә булган 6 поезд тагын 2гә артачак, ләкин якын киләчәктә тагын 8 поезд кирәк, дип белдерде “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгеннән Казан метросында хезмәт күрсәтә башлаган “Русич” электр поезды (ул Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендәге “Метровагонмаш” ААҖндә төзелгән) кебек тагын 2 поезд Казанга 23 февральда китереләчәк. Монтажлау-сынаулар узганнан соң (моңа, гадәттә, 2 атналап вакыт кирәк), алар март башында кулланылышка тапшырылачак, поездлар арасы 5 минут чамасы гына тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, бүген гамәлдә булган поездлар “гаиләсе” 8 берәмлек булачак. Быел пассажир ташуга керешәсе шушы 3 поезд өчен республика бюджетыннан 700 млн. сум бүлеп бирелгән. Ләкин, пассажирлар “агышын” исәпкә алып, алга таба, 2013 елга, метрополитенга тагын 8 поезд кирәк булачак.

Бүген эш урынында журналистларны кабул иткән “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, киләчәктә Мәскәү базары, Воровский урамы, Ленин исемендәге Мәдәният йорты турысындагы станцияләр – барысы 3 станция берьюлы 2013 елга ачылачак, төзелеш эшләре бара. Ә инде алдан планлаштырылган “Имәнлек” станциясен (ул линиядә “Җиңү проспекты” станциясеннән соң урнашырга тиеш иде) 2013 елга кадәр төзү мәсьәләсе төшеп калган, төгәлрәге, пассажирларның “Азино” микрорайоны ягыннан күпләп килүен исәпкә алып, метро линиясен “Азино” тарафына җибәрү күздә тотыла – һәрхәлдә, бу “Метроэлектротранс” теләге, шуның буенча эшлибез, диде Ә.Галәвов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100