news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Галәвов: «Киләчәктә тиз йөрешле 66 трамвай алыначак, 19,5 км озынлыкта юл салыначак»

Казанда трамвай йөри башлауның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган тантанада «Метроэлектротранс» генераль директоры шулай дип белдерде

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Рәсми рәвештә Казанда трамвай йөри башлау 1899 елдан исәпләнелсә дә, чынлыкта, электр трамваена кадәр 1975 елдан атларга җигелгән трамвай пассажир ташыганлыгы мәгълүм.

 Бу хакта Казанда трамвай йөри башлауның 110 еллыгы уңаеннан бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә бара торган тантана кысаларында оештырылган тарихи фоторәсемнәр һәм трамвай макетлары «сөйли». Анда килгән кеше ат җигелгән трамвай тимер юлы ачылышы, андый трамвай кучеры һәм электр трамваеның беренче йөртүчесе буларак билгеле Андрей Аввакумов (ул 1898-1937 елларда эшләгән) белән хатын-кызлардан беренче трамвай йөртүче һәм соңыннан ревизор булган Елизавета Иванова (1930 ел), трамвай паркының завкомы карамагындагы татар драма түгәрәге әгъзалары (1933 ел), Казандагы трамвайчылар съезды делегатлары (1933 ел) һәм Мәскәүдә узган I Бөтенсоюз Трамвай эшчеләре берлеге съезды делегатлары (1937 ел) кебек тарихка кереп калган шәхесләрнең, үзенчәлекле вакыйгаларның шаһитларын, ягъни фотосурәтләрен карый ала.

 Бүген Казанда «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең трамвай белән 10 маршрут буенча пассажир ташуда 2 депосы хезмәт күрсәтә, көн саен 169 вагонның 120се линиягә чыгарыла һәм тәүлек саен 55,2 мең пассажирга хезмәт күрсәтелә, ә тимер юлның гомуми озынлыгы 190,9 км тәшкил итә.

 Казанда трамвай линияләрен сүтеп алып бетерәләр кебек тоелса да, чынлыкта, трамвай хәрәкәте үсештә, чөнки аларның яңаларын сузу, булганын реконструкцияләү эшләре бара. Киләчәктә трамвайлар һәм юллары тавышсыз булачак, 2013 елга кадәр боҗра маршруты буенча тиз йөрешле трамвай җибәреләчәк һәм  тиз йөрешле 66 трамвай алыначак, димәк, 19,5 км озынлыкта яңа рельслар салыначак, тагын 43,4 км юл реконструкцияләнеп бетәчәк. Хәзерге вакытта Зур Казан боҗрасының Несмелов – Шоссе – Б.Крыловка – Ленская һәм Ямашев проспектына кадәрге участогында юл салу эшләре башкарыла. «Казан» халыкара аэропорты, «Кояшлы шәһәр» комплексы, Җиңү проспекты Борисково бистәсе... кыскасы, күп кенә микрорайоннар аша узачак ул. Шул вакытта казанлылар һәм шәһәребез кунаклары трамвайда баруны өстенрәк күрәчәк, чөнки, җир асты транспортыннан кала, башкалары «бөке»ләрдән азат түгел. Шуңа өстәп, трамвай хәзерге вакытта пассажирлар өчен иң очсыз транспорт төре булып тора һәм әлегә билет бәясен күтәрү турында сүз бармый.

 Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан Мәдәният үзәгендә бара торган тантанада «Метроэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвов шундый фикер әйтте. Транспортчыларның уртача хезмәт хакы 13,7 мең сум тәшкил итүен һәм аның вакытында бирелә баруын искәртеп, ул хезмәткәрләргә имин юллар теләде, даими ярдәм итеп торулары өчен шәһәр хакимияте исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов мэр, Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм Башкарма комитет исеменнән җәмәгать транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм Казанда трамвай йөри башлауның 110 еллыгы белән котлады. Ә.Галәвовка мэр исеменнән Рәхмәт хаты, хезмәтендә уңай нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем хезмәткәргә мэр һәм Башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды һәм, әлеге вакыйга истәлеге итеп, барысы бергәләп истәлеккә фотога төште. Тантананы исә шәһәрнең сәхнә осталары һәм предприятие үзешчәннәре катнашындагы мәдәни программа дәвам итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100