news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гакыйль Сәгыйров исемендә хәйрия фонды төзелде

Димитровград шәһәрендә татар активистлары Гакыйль Сәгыйровның туганнары белән очрашты.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татар шагыйре һәм рәссамы, “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров исемендә хәйрия фонды төзелде. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

22 апрелендә Димитровград шәһәрендә татар активистлары Гакыйль Сәгыйровның туганнары белән очраштылар. Бу вакыйга Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган чараларны дәвам итте.

Очрашуда шагыйрьнең истәлеген һәм иҗатын мәңгеләштерү, аның басылмаган шигырьләрен һәм афоризмнарын нәшер итү, музей булдыру турында сүз барды һәм Гакыйль Сәгыйров исемендәге хәйрия фонды булдыру турында карар кабул ителде, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Прогресс-В” компанияләре төркеме генераль директоры, Россиянең атказанган төзүчесе, Самара өлкәсе Иҗтимагый палата әгъзасы Вазыйх Мөхәммәтшинны фондның президенты итеп сайладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100