news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гайнетдинне Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имамы вазифасына керешүенә 38 ел тулу белән котлыйлар

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы мөфти шәех Равил Гайнетдинне Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазифасына керешүенә 38 ел тулу белән котлады. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтендәге барлык руханилар, безнең күпсанлы мәхәллә кешеләре һәм бөтен Россиянең мөселман активы исеменнән Сезне чын күңелдән Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазифасына керешүегезгә 38 ел тулу белән котлыйбыз.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, дәүләтебезнең төп мөселман гыйбадәтханәсе шул вакыттан башлап, безнең күп миллионлы өммәтебез кебек үк, яңа үсеш чорына аяк басты. Бу дистә еллар эчендә Сезнең зирәклегегез, үҗәтлегегез һәм стратегик күзаллавыгыз аркасында Россия мөселманлыгы гаҗәеп үсеш юлын узды, күпсанлы университетлар ачты һәм яшь буын руханилар тәрбияләде, йөзләрчә һәм меңнәрчә яңа мәчетләр сафка бастырды, алар барысы да дин тотучылар белән тулды һәм тулы канлы рухи тормыш белән яши.

Сезнең хезмәтләрегез һәм тумыштан дипломатик сәләтегез нәтиҗәсендә Россия мөселманлыгы дөнья өммәте күзендә үз йөзен тапты һәм илкүләм лидер В.В.Путин үткәрә торган динара татулык, дин тотучыларның хокукларына һәм ихтыяҗларына хөрмәт белән карау сәясәтен гәүдәләндерә.

Бүген Россия өммәтенең тавышын дөнья мәйданында да ишетәләр, ул үз Ватанының патриот-мөселманнары, яшь буын мөселман теологлары, фәнни, иҗади, спорт элитасы тавышы белән яңгырый. Алар сездә үзенең рухи лидерын һәм патриот-мөселман образының гәүдәләнешен күрә.

Үз догаларыбызда Аллаһы Тәгаләдән Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, рухи һәм физик көч, барлык башлангычларыгызда Аллаһның ярдәм итүен сорыйбыз», - диелә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot