news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш балалы гаилә ТНВ телемарафоны кунаклары булды

Биш бала тәрбияләүче Полукеевлар гаиләсе ТНВдагы «Гаилә белә сайлыйбыз» телемарафонында үз традицияләре турында сөйләде.

«Без бөтен гаиләбез белән туган көннәрне уздырабыз, һичшиксез торт була. Җәйләрен палаткалар алып Чулманга һәм Нократка барабыз, көймәдә йөзәбез. Балалар робототехника белән мавыга, ярышларда катнаша», – дип сөйләде күпбалалы әни Лилия.

Артемий Полукеев сүзләренчә, алар «гаиләләрен кирпечләп төзегән». Ә булачак ир белән хатын Түбән Камада югары уку йортында укыган вакытта танышкан.

«Гаилә белән сайлыйбыз» марафоны кичке унга кадәр дәвам итә. 100дән артык кеше – республиканың танылган гаиләләре, медиаперсоналар, татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның туганнары катнашыр дип көтелә.

Тамашачылар туры эфирда «Ак Барс Арена»дагы чараларны күрә алачак. Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кар-мэн» музыкаль коллективлары һәм Ваня Дмитриенко концертның хедлайнерлары була.

Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100