news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаиләдә опекага алынган балалар санын чикләү турында закон проекты тәкъдим ителде

КПРФтан Дәүләт Думасында депутат Нина Останина һәм Россия сенаторы Айрат Гыйбатдинов опекун яки попечитель гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар санын чикләү (үз балаларын кертмичә, өч кешедән арттырмау) турындагы закон проектын парламент палатасы каравына керттеләр. Закон проекты Дума мәгълүмат базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.

«Опека яки попечительлек билгеләгәндә опекун (попечитель) гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар саны өч кешедән артмаска тиеш, моңа бертуганнарны опекага яки попечительлеккә алу, шулай ук элегрәк бер кеше яки ир белән хатын бергә тәрбияләгән балалар өстеннән опека яки попечительлек билгеләү очраклары керми», - диелгән закон проектында.

Моннан тыш, закон проекты буенча гражданнар ел дәвамында бер баланы гына опекага яки попечительлеккә алырга мөмкин. Әгәр 1 ел узганнан соң тәрбиягә тагын бала алырга теләк белдерсәләр, шул ук вакытта баланың яшәү шартларын тикшереп тору оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100