news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаиләбез белән - сайлыйбыз» фестивалендә Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясады

«Гаиләбез белән - сайлыйбыз» фестивалендә Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясады
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Ак барс аренада Россия Президенты сайлаулары көненә багышланган «Гаиләбез белән - сайлыйбыз» фестивалендә Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Ваня Дмитриенко һәм «Кар-Мэн» төркеме чыгыш ясады.

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Саулык-сәламәтлек телим, балаларыгыз сау-сәламәт булсыннар», - диде Гүзәл Уразова. Артист үзенең репертуарыннан иң популяр җырларын башкарды.

Җырчы Фирдүс Тямаев Россия Президенты сайлауларында катнашуын әйтте. «Илебез тыныч булсын, илебез алга барсын», - диде ул. Тамашачылар алдында җырчы хитларын һәм яңа иҗат ителгән җырларын бүләк итте.

Биредә көн дәвамында балалар һәм гаилә аттракционнары эшли, май чабуга багышланган күңел ачу чаралары, интерактив уеннар, урам театрлары чыгышлары бара. «Кар-Мэн» төркеме Казан халкын һәм Татарстан кунакларын сәламләп, 1990 елларда иҗат ителгән җырларын заманча эшкәртүдә башкарды.

Алга таба фестивальдә «Волга-волга» вокаль-инструменталь ансамбле, Татарстанның дәүләт камера хоры, «Иванушки-International», Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм Турецкий хоры чыгышлары көтелә.

  • Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100