news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә үзәге янында узган бәйрәм концертында яшь егет сөйгәненә тәкъдим ясады

Гаилә үзәге янында узган бәйрәм концертында яшь егет сөйгәненә тәкъдим ясады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның гаилә үзәге янында Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырылган зур бәйрәм концерты барышында Кирилл Колидов исемле егет үзенең сөйгәненә зур сәхнәдән, меңләгән казанлылар алдында тәкъдим ясады.

«Минем исемем Кирилл Колидов, мин артист түгел, ә гап-гади егет. Мин сезнең бер минутка гына игътибарыгызны сорыйм. Иң беренче чиратта, мин барыгызны да Республикабыз һәм шәһәребез көне белән тәбриклим. Сезгә нык исәнлек, бүгенге көн кебек күбрәк бәхетле мизгеләр телим. Мин безнең шәһәребезне, Республикабызны, халкыбызны бик нык яратам, ләкин минем үземнең гомеремнән дә күбрәк яраткан бер кешем бар. Бу – минем яраткан Алисәм», – дип, башлады ул сүзен һәм сөйгәнен сәхнәгә чакырды.

Алып баручы егетнең сөйгәне алдан Шәһәр көненә чакырылу булуын, шул сәбәпле матуррак киенеп килүен, ләкин сәхнәгә чыгачагын белмәвен әйтте.

«Хөрмәтле Алисә, мин синең әлеге көнне истә калдыруыңны телим. Кара әле, ничек бүген матур, син дә шундый матур, нинди син кыю, бөтен шәһәр халкы алдында сәхнәгә чыктың. Мин Дима Билан булмасам да (Концертның хедлайнеры Дима Билан иде – ред. «Татар-информ»), ләкин без бергә чакта, мөмкин булмаган бар нәрсә дә мөмкин. Синең үз фамилияң бик матур, ләкин бүген безнең гүзәл шәһәребездә, аның туган көнендә, мин Колидовларның бераз артуын телим. Син миңа кияүгә чыгачаксыңмы?» – диде Кирилл.

Казанлылар күз яшьләре белән күзәткән егетнең тәкъдименә кыз ризалык белән җавап кайтарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100