news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә утын Казаннан Чаллыга алып бару өчен күп балалы гаиләгә тапшырдылар

Гаилә утын Казаннан Чаллыга алып бару өчен күп балалы гаиләгә тапшырдылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген ЗАГС хезмәткәрләре «Казан» Гаилә үзәгендә гаилә утын Чаллыдагы күп балалы гаиләгә тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Бүген без яраткан республикабыз буйлап гаилә утының зур сәяхәтенә старт бирәбез. Биредә 170тән артык милләт дус-тату гомер итә, монда күп кенә гражданнар эшли, тормышта үз урынын таба һәм илебезнең киләчәген билгели», - дип белдерде тантанада ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина.

Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова Гаилә елы уңаеннан Автокалада күп кенә чаралар планлаштырылуы хакында сөйләде, алар шул исәптән күп балалы гаиләләргә дә багышланачак. Ул әлеге символик утның барлык гаиләләрне дә җылытуын, аларда мәхәббәт һәм гармония, ә иң мөһиме – үзара хөрмәт хисе уятуын теләде.

Гаилә утын Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Россия» күргәзмә-форумында кабыздылар һәм шуннан ул кайбер төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга китте. Аны Казанга ВДНХда никахлашкан Зыятдиновлар гаиләсе алып килде. Биредә, ТР башкаласында, утны Идел буе федераль округының башка төбәкләре кабул итеп алды. Бүген гаилә уты Чаллыга барып җитәчәк, ул анда берникадәр вакытка кала һәм шуннан соң республика шәһәрләре буйлап сәяхәтен дәвам итә.

Автокалага символик утны күп балалы Селезневлар гаиләсе алып киләчәк. Алар инде 23 ел бергә, 18 ел элек гаилә корганнар. Бу вакыт эчендә аларның алты баласы туган. Иң олы балалары Варварага – 17 яшь, ә иң кечкенә кызларына – алты яшь. Селезневлар аларның үзенчәлегенә – бер үк укытучыда белем алуны кулай күрүләренә игътибар юнәлтте.

2024 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин карары белән Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Гөлшат Нигъмәтуллина искәртеп үткәнчә, гаилә – яшәү мәгънәсен, аның кыйммәтен аңларга булыша, бетмәс-төкәнмәс кирәклек, мөһимлек һәм мәхәббәт хисен бүләк итә торган какшамас нигез ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100