news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Сиктермә авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме була

Әлки районы Сиктермә авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

7 июльдә Татарстанның Әлки районы Сиктермә авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.

«Бу бәйрәм башкалардан аерылып тора һәм милли бәйрәмнәрдә аның үзенең үзенчәлекләре бар», - дип искәртте ул. Министр урынбасары сүзләренчә, бәйрәмне үткәрү мәйданчыгында туристик үзәк эшли.

Натфуллин шулай ук биредә зур парковка булуын билгеләп үтте, анда барлык кунаклар һәм катнашучылар үз транспортын куя ала, ә быел алар 15 мең кешедән дә ким булмас дип көтелә. Алар Сиктермә авылына Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән киләчәк. Шул ук вакытта, бары тик катнашучылар гына да инде 1,5 мең кешегә җыела, аларның саны тагын да артырга мөмкин, чөнки гаризалар килү дәвам итә.

Бәйрәмнең баш режиссеры Сильвия Чаркина әйтүенчә, быел чуваш халкының гаилә традицияләре төп тема булачак. Шул ук вакытта, оештыручылар яшьләрне җәлеп итүне дә максат итеп куя.

Узган еллардагы кебек үк, «Уяв пики» матурлык һәм талант бәйгесе бәйрәмнең йөзек кашы булачак, анда Татарстанда туган чуваш гүзәлләре катнаша.

  • «Уяв» – чуваш мәдәнияте, халык традицияләре һәм йолалары бәйрәме. Ул, кагыйдә буларак, беренче шытымнар күренү белән башлана һәм печән өсте җитү белән тәмамлана. Бу көннәрдә чуваш халкы мул уңыш, яңгырлар сорап табигать көчләренә мөрәҗәгать итә, әйлән-бәйлән һәм уеннар оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100