news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчетендә «Балаларга-массаж» хәйрия проекты оештырылды

«Гаилә» мәчетендә «Балаларга-массаж» хәйрия проекты оештырылды
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

«Гаилә» мәчетендә «Балаларга-массаж» социаль проекты тәмамланды. Әлеге проект 2017 елдан бирле мәчеттә ел саен «Панфилов массаж мәктәбе» белән берлектә үткәрелә. Быел ике атналык массаж курсларын 50 дән артык мохтаҗ булган бала узган. Массаж курсларына беренче чиратта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм күп балалы гаиләләрдәге 10 яшькә кадәрге балалар яздырылган. Алар һәр көн табиблар киңәш иткән массаж ясату мөмкинлегенә ия булган.

Проект «Панфилов массаж мәктәбе» белән берлектә оештырыла. Әлеге массаж мәктәбе республикада иң танылганнарның берсе, биредә һәр елны берничә мең кеше массажист профессиясен үзләштерә.

«Мин әлеге проектта дүртенче ел катнашам. Бүген балалар массажы бик кирәкле юнәлеш, күпләр төрле проблемалар белән массажистларга мөрәҗәгать итә. Бирегә һәрбер массажист үз теләге белән килә, барысы да ярдәм кулын сузарга әзер. Әлегә тәҗрибә җитешмәгән белгечләргә үзләренең осталыкларын тагын да шомартыр өчен бу зур мөмкинлек. Яңа танышлар барлыкка килә. Безнең төп максатыбыз – балаларга ярдәм итү», – дип уртаклашты проектта катнашучы массажист Мәликә Семенова.

Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

«Әлеге проект турында моңа кадәр дә ишеткәнем бар иде, ләкин быел гына язылырга булдык. Бирегә минем бер балам йөрде, аңа 7 яшь. Баламның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары бар, күзе дә яхшылап күрми, табиб кушуы буенча массаж ясаттык, бик теләп йөрдек. Мондый проектлар бик кирәк, чөнки бүгенге көндә массаж бәяләре кыйммәт, ә хастәханәләрдә еш кына зур чиратлар була. Монда балаларга массаж гына ясамадылар, алар өчен бәйрәм дә оештырылды, төрле бүләкләр бирделәр.

Һәр көн мәчеткә килү дә үзенә күрә бер шатлык иде. Без дә шәһәребезнең әйбәт массажистлары турында күбрәк белдек. Әлеге эш белән бәйле булган һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсем килә, бу проект бик мөһим», – дип уртаклашты проект хакында Гөлназ Габбасова.

news_right_1
news_right_2
news_bot