news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчетендә балалар өчен ифтар узды

«Гаилә» мәчетендә балалар өчен ифтар узды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Гаилә» мәчетендә актив татар әниләренең «Биби» берлеге инициативасы белән балалар өчен Рамазан бәйрәме һәм ифтар оештырылды. Чарага 200ләп бала һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Бәйрәмдә яшь мөселманнар өчен викториналар, төрле уеннар үткәрделәр. Балалар ислам дине, Корьән, иман калимәләре турында сорауларга җавап бирделәр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Сәйдә абыстай Аппакова мөрәҗәгать итте.
«Сез шундый матур республикада, тыныч илдә, ата-аналарыгыз янында яшәүегез белән бәхетле. Рәхмәтле була белсәк иде, тирә-юньгә, якыннарыбызга рәхмәт белән карыйк. Иман һәм тәрбия – бәхет нигезе, иманлы балалар булып үсегез, мәчетне беркайчан да ташламагыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, балаларны тәртипле, тәрбияле булырга өндәде һәм киләчәктә дә әлеге ифтар дәвамлы булсын дигән теләген җиткерде.

«Балалар яшьтән дингә тартылырга тиеш. Әгәр алар кечкенәдән ата-аналары, дус-туганнары белән әлеге мохитне күреп, үзләре шунда катнашып үсәләр икән, безнең киләчәгебез дә матур булыр. Балалар белән дин турында сөйләшергә, аларга барысын да аңлатырга кирәк, күбрәк ата-аналар моны аңласын иде, кечкенә чакта бу аеруча мөһим», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Мәҗлес ахырында Рөстәм хәзрәт вәгазь сөйләп, Коръән укыды һәм мәҗлесне тантаналы рәвештә йомгаклады, ифтар бердәм дога кылу белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага дини китаплар, ябыштыргычлар, буягычлар, татлы ризыклардан торган күчтәнәчләр тапшырылды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100