news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете солдатларга ярдәм итү өчен «Гаилә җылысы» хәйрия акциясен башлады

Казанның «Гаилә» мәчете «Гаилә җылысы» хәйрия акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен посылкалар әзерли. Оештыручылар барлык теләүчеләрне әлеге чарага кушылырга һәм сугышчыларга ярдәм итәргә чакыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Акциянең шартлары бик гади: бер пар җылы оекбаш бәйләп, аны Җәүдәт Фәйзи ур., 2нче йорт адресы буенча урнашкан мәчеткә алып килергә кирәк.

«Акция тәмамланганнан соң, без җыелган оекбашларны алгы сызыкта Ватанны саклаучы солдатларыбызга җибәрәчәкбез. Ил сакчыларыбызның яшәү шартларына җылылык өстик, кайгыртучанлык күрсәтик. Әйдәгез, күңел җылысын биреп, изге эшкә тотыныйк», – дип билгеләп үтәләр мәчеттә.

Акцияне үткәрү вакыты – 2024 елның 30 декабренә кадәр.

Моннан тыш, мәчеттә яңа китапханәне китаплар белән тулыландыру буенча акция дәвам итә. Оештыручылар гыйбадәт кылу белән бәйле һәм милләт үсеше өчен файдалы булган китаплар кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100