news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчете «Киләсе буыннарга әйтер сүз» нәсихәтләр бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

«Гаилә» мәчете «Киләсе буыннарга әйтер сүз» нәсихәтләр бәйгесенә эшләр кабул итә башлады
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсы башлануы турында игълан итте. Әлеге бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм ТР нотариаль палатасы белән берлектә үткәрелә. Бу хакта тулырак «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Беренче тапкыр бәйгене игълан иткәч, кешеләр «Васыятьнамә» дигән исемнән бераз куркып калды. Ә бит васыятьнамә — ул гомер буе үз балаларыбызга һәм оныкларыбызга әйтеп килгән фикерләребезне бер документ рәвешендә туплап, киләчәк буынга калдыру ысулы. «Бүген язам да иртәгә дөньядан китәм», дип куркырга кирәкми, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Васыятне язмыйча йокларга ятмагыз», — дигән. Телдән әйтелгән сүзләр вакыт узгач онытыла, ә язма васыять сакланып кала», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Конкурска чәчмә, шигъри һәм видео-васыятьнамә форматларында эшләр кабул ителә. Барлык материаллар да татар телендә булырга тиеш. Катнашучыларның яше һәм яшәү урыны буенча бернинди чикләүләр дә куелмаган.

«Жюри әгъзалары эшләрне бәяләгәндә, әлбәттә, аны бала, яшүсмер яки өлкән кеше язганмы — шуңа да игътибар итәчәкләр», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Оештыручылар билгеләп узганча, эшләр башкарылу осталыгы, дини эчтәлеге, сөйләм һәм стиль таләпләренә туры килүе буенча бәяләнәчәк.

«Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, гореф-гадәтләребезне һәм традицияләребезне яшь буынга җиткерү мәсьәләсе бүген аеруча актуаль. Шуңа күрә бу проект бик кирәкле. «Васыятьнамә» дигәндә без милек яки байлык турында түгел, ә күпкә зуррак байлык — тормыш тәҗрибәсе, тарих, тел байлыгы һәм йолаларыбызны буыннан буынга тапшыру турында сүз алып барабыз», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Эльвира Әхмәтова

Бәйге 3 этаптан тора. Эшләрне 1 ноябрьдән 15 гыйнварга кадәр җибәрергә мөмкин. Катнашу өчен материалларны kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Кәгазьдә бастырылган эшләрне 420025, Казан шәһәре, Җ. Фәйзи урамы, 2 адресына алып килергә (яки почта аша җибәрергә) мөмкин.

Икенче этапта – жюри әгъзалары эшләрне бәяләячәк (16–31 гыйнвар). Җиңүчеләр (1, 2 һәм 3 урыннар) 2026 елның 2 февралендә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты вәкиле Айсылу Галиева конкурс катнашучыларының васыятьнамәләреннән «җыентык» булдыру фикере бик уңышлы булуын билгеләп үтте. «Бүген язылган документ – киләчәк өчен архив документы», – диде ул.

Айсылу Галиева

news_right_1
news_right_2
news_bot