news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчете имамы «Изге Болгар җыены» бәйрәменең үсүен һәм әһәмиятен билгеләде

«Гаилә» мәчете имамы «Изге Болгар җыены» бәйрәменең үсүен һәм әһәмиятен билгеләде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» белән әңгәмәдә ел саен масштаблы «Изге Болгар җыены» бәйрәмен үткәрү мөмкинлеге өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел чара әһәмиятлерәк була бара – катнашучылар саны арта, программа киңәйтелә.

«Бүген, һәркем физик ризык кына түгел, рухи азык та алсын өчен, бик күп вәгазьләр укылды, бик күп догалар кылынды. Һәм бу сөендерми кала алмый», - ди имам.

news_right_1
news_right_2
news_bot