«Син һәм Мин» танышу кичәләре – татар гаиләсен коруга юнәлдерелгән Бөтенроссия проекты. Мондый чараларны Казанда, Чаллыда үткәрдек, шулай ук татар иҗтимагый үзәкләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә Мәскәүдә һәм Самарада да оештырдык.
Безнең танышу кичәләренең үзенчәлеге – җылы һәм ихлас мохит. Алар матур залларда, күңелле музыка белән уза. Катнашучылар үзләрен чит кешеләр арасында түгел, ә якыннары янында кебек хис итә. Моның өчен без алар белән чара алдыннан ук әзерлек алып барабыз.
Кичәләрдә хәзрәт тә катнаша: ул Коръән аятьләре укый, гаилә кыйммәтләре һәм никах турында рухи нәсыйхәтләр бирә. Шулай ук намаз уку өчен дә мөмкинлек каралган.
Кайбер катнашучылар үз парын очратканчы мондый кичәләргә берничә тапкыр килә. Безгә җитди мөнәсәбәтләр һәм гаилә кору нияте булган егетләр белән кызлар җыела. Катнашучыларның яше - 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында да мондый очрашулар үткәрүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без андый форматны сынап карадык, әмма бу яшьтәге ир-атлар саны азрак булды. Шулай да киләчәктә алар өчен дә аерым танышу кичәләре оештыру ниятебез бар.
Без атнага ике тапкыр кешеләрне кабул итәбез. Алар алдан язылып килә, әңгәмә үтә, анкета тутыра һәм фотоларын калдыра. Безнең эш танышу сайтларыннан шуның белән аерыла: һәр кеше белән шәхсән аралашабыз. Казанда яшәүчеләр кабул итүгә шәхсән килә, ә башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән яки чит илләрдән мөрәҗәгать итүчеләр белән видеоэлемтә аша сөйләшәбез.
Әңгәмәдән соң кандидатлар тәкъдим ителә. Ул үзенә кызыклы берничә кешене сайлый, әгәр ике якта да кызыксыну туса, без аларны таныштырабыз.
Үзәккә 18 яшьтән башлап теләсә ничә яшьтәге кеше мөрәҗәгать итә ала. Безгә очраклы кешеләр килми. Гадәттә, алар – яхшы белем алган, эштә үз урынын тапкан, карьера төзегән кешеләр. Күпләрнең танышырга вакыты җитми, өстәвенә, хәзер шундый вакыт: барлык кешеләр телефонда һәм бер-берсен күрмиләр. Шуңа күрә гаилә кору үзәге дә, танышу кичәләре дә җитди мөнәсәбәтләр эзләүчеләр өчен уңайлы мәйданчык булып тора», – дип сөйли ул.
Татар гаиләсе корырга теләүчеләр өчен нинди мөмкинлекләр барлыгы турында тулырак «Интертат» сайтында Камилә Билалова язмасында укый аласыз.