news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гаилә ипотекасы 2024 елга кадәр озайтылачак

Хөкүмәт гаилә ипотекасы программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайта, дип хәбәр итте Россия премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гаилә ипотекасы» президент кушуы буенча озайтыла. Ташламалы шартлардан 2024 елның 1 июленә кадәр бала туганда киләсе ел ахырына кадәр файдаланырга мөмкин», – диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

Мишустин искәртеп узганча, әлеге программа дәүләт башлыгы инициативасы белән 4 елдан артык тормышка ашырыла. «Гаилә ипотекасы» программасыннан ике яисә күбрәк балалы гаиләләр генә түгел, ә бер балалы гаиләләр дә файдалана ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot