Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гаилә һәм мәктәп театрлары II Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этабы башлана
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары старт ала. Бәйге Россиядә Гаилә елына багышлана. Катнашу өчен барлыгы 70 гариза кабул ителгән булган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
«Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән районнары, Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар. Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахыры – ноябрь башында караячак», - диелә хәбәрдә.
Бәйге дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать, портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор уйнатылачак. Фестиваль 8 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Сайлап алу этаплары графигы: 26 октябрь – 9.00-11.00, 28 октябрь – 9.00-11.00, 29 октябрь – 9.00-11.00, 30 октябрь – 9.00-12.00, 31 октябрь – 9.00-11.00, 1 ноябрь – 9.00-11.00 сәгатьтә. Фестиваль нигезләмәсен сылтамага басып карап була.
Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тәкъдим иткән белешмә: мәктәп һәм гаилә театрларын берләштергән I Республика фестиваль-конкурсы Татарстанда беренче тапкыр 2023 елда оештырылды. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы булып Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чыгыш ясады. Чара Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланды.
- 2023 елда фестивальдә катнашу өчен Татарстан районнарыннан йөзгә якын гариза килде. Сайлап алу турларында Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив килеп катнашты.
- Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз