news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә һәм демография үзәге: Татарстанда 50 яшьтән узган никахсыз кешеләр 60 меңнән арта

Татарстанда 35-49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да рәсми никахта тормаган. Бу категориягә кергән кешеләрнең гаилә кору гына түгел, балалар санын 25 меңгә арттыру мөмкинлеге дә бар. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге кискен демографик проблема булган ялгызлык мәсьәләсен инде күптән һәм тирәнтен өйрәнә. Россия фәнни фонды ярдәмендә без «Гаилә мөнәсәбәтләренең яңа конструкты буларак социаль ялгызлык» дигән тикшеренү үткәрәбез», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, республикада «50+» категориясендәге никахсыз кешеләр 60 меңнән артык китә. Ялгызлык проблемасын хәл итү һәм туучылар санын арттыру өчен, демографлар предприятие һөнәри берлекләренә һәм республика оешмаларына танышулар клубы ачарга тәкъдим итә. Илдарханова фикеренчә, «борынгы ысул» буенча танышу алымы потенциаль кияү яки кәләшнең шәхесе ким дигәндә паспорт мәгълүматларына туры килүен гарантияли, моны танышу сервисларында тикшерү мөмкин түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100