news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гаилә елының рәсми логотибы тәкъдим ителде

Гаилә елының рәсми логотибы тәкъдим ителде
Фото: АНО "Национальные приоритеты" сайты

Гаилә елын оештыру комитеты «Илкүләм өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешма командасы эшләгән логотип һәм фирма стилен тәкъдим итте.

«Ике ярты йөрәк образы ике язмышны —тормышны дәвам итү һәм аны башка буыннарга тапшыру өчен бергә булырга карар итеп гаилә коручы кешеләрне күрсәтә», — ди коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры, Гаилә елын оештыру комитеты әгъзасы София Малявина.

Ул аңлатканча, концепциядә башлары белән бер-берсенә кагылган ике аккош образы кулланылган. Кошларның муен сызыкларын кабатлаучы сурәтләр йөрәкне формалаштыра.

«Алар еллар аша үткән мәхәббәт һәм тугрылыкны символлаштыра», — дип өсти Малявина.

Төсләр чишелеше исә бала тудыру йортында балаларга тугач ук кидерелә торган исем тамгалары белән чагыштырыла.

2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин Россиядә 2024 ел Гаилә елы булачак дигән указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителгән. 9 гыйнварда хөкүмәт чаралар планын раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot