news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә елында Татарстан музей һәм театрларында «Гаилә абонементы» акциясе гамәлгә керә

Гаилә елында Татарстан музей һәм театрларында «Гаилә абонементы» акциясе гамәлгә керә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан мәдәният учреждениеләрендә «Гаилә абонементы» акциясе старт алды. Ул гаиләләргә музей, театр һәм башка мәдәни объектларга барганда ташлама алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Ул, беренче чиратта, нигезләрне һәм традицияләрне саклау турында. Бөтен гаилә белән мәдәният учреждениеләренә баруны популярлаштыру өчен «Гаилә абонементы» проектын башлап җибәрәбез. Аның нигезендә ташламалы программа, шулай ук төрле учреждениеләрнең берләштерелгән проектлары каралган», — дип аңлатты Мәдәният министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

Татарстанлылар акциядән файдалана алсын өчен, аларга учреждениедәге программа белән танышырга һәм анда билет алырга кирәк. Бу хакта мәгълүмат музей, театрларда һәм башкаларда булачак.

Шул ук вакытта кайбер учреждениеләр мондый проектны күптән гамәлгә ашыра, һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сүзләренчә, әлеге инициатива ярдәмендә берничә ел эчендә билетлар сатылышы күп тапкырлар арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100