news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гаилә елында Кайбычта беренче пар никахын рәсмиләштерде

Гаилә елында Кайбычта беренче пар никахын рәсмиләштерде
Фото: http://kaibicy.ru/

Бүген Кайбыч районы ЗАГСында Олы Кайбыч авылы кызы Җәмилә Гыйниятуллина белән Мәскәү егете Марат Хәлилуллин язылышты. Россиядә игълан ителгән Гаилә елында районда беренче пар теркәлде.

ЗАГС җитәкчесе Чулпан Камалиева яшьләрне яңа гаилә корулары белән тәбрикләде, гаиләнең тәүге документын тапшырды, никахларының озын гомерле булуын теләде.

Яшь парны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина килгән иде. Яшьләргә җылы теләкләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Быелгы ел Кайбычта да гаилә кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелә.

Җәмилә — район мөхтәсибе Дамир хәзрәт белән Гүзәл ханымның күп балалы гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Егетнең әти-әнисе Мәскәүдә яшәсә дә, Татарстанда туып-үскәннәр. Ринат чыгышы белән Апас районының Йомралы, Мәдинә ханым — Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылыннан.

Егет белән кыз Казан шәһәрендә танышкан. Ел ярым аралашып йөргәннәр дә, гаилә корырга булганнар. Җәмилә Казан шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаган, хәзерге вакытта кооперация көллиятендә белем ала. Марат Мәскәү шәһәрендә банк көллиятендә укыган, хәзер башкалада геологик эзләнүләр буенча белем ала. Алар Мәскәү шәһәрендә яшәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot