news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә елына багышланган үзешчәннәр смотрында Актанышның балалар бакчалары I урынны алды

Гаилә елына багышланган үзешчәннәр смотрында Актанышның балалар бакчалары I урынны алды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

2024 ел Россиядә Гаилә елы, Бөтендөнья татар конгрессының Шәхесләр елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләүгә әзерләнү уңаеннан Актаныш район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре сәнгать коллективлары смотр-концерты үтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Смотрда районның уку-укыту учреждениеләре - «Ромашка», «Әтәчкәй‘, «Алтынчәч», «Кояшкай», «Каенкай», «Тылсым», «Умырзая» балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, кадет мәктәбе, гуманитар гимназия-интернат коллективы, балалар иҗат үзәге, үзәк хастаханә, район ветераннар оешмасы, район инвплидлар оешмасы, социаль яклау бүлеге һәвәскәрләре катнашты.

Тамашачылар өр-яңа җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары белән танышып, рәхәтләнеп ял итте, рухи көч туплады. Йомгаклау концертында бүген 34 номер тәкъдим ителде. Аларның күбесе Гаилә елы, бүгенге бәйрәм - Гаилә көненә багышланган иде.

«Гаилә елының Халыкара гаилә көне кичләре хәерле булсын! Гаилә дигән сүзне ишетү белән күңелгә җылылык иңә, балалар тавышы, бер-береңне сагынып көтеп алу күз алдына килә. Гаиләгез җылысы беркайчан сүнмәсен, яу кырларында булган егетләрнең, аларның гаиләләренең канатлары сынмасын, өметләре өзелмәсен. Дөньялар тынычланыр, нурланыр. Илләребездә иминлек урнашып, матур тормышта яшәргә язсын иде», – дип котлады Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.

Район башлыгы Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе коллективы, район социаль яклау бүлеге, балалар иҗат үзәге коллективларына район башлыгының мактау кәгазен тапшырды. Район инвалидлар оешмасы һәм Актанышның 1нче мәктәбе смотр концертында уңышлы чыгыш ясаулары өчен район башлыгының мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләнделәр.

Урыннарга килгәндә, 3 урында район үзәк хастаханәсе, 2 урында технология техникумы, Актанышның 2нче мәктәбе. Смотр концертында югары әзерлек белән килгән барлык балалар бакчалары коллективлары һәм район ветераннар оешмасы беренче урынга лаек булды. Гран-при сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка тапшырылды.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100