news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсында катнашучылар саны 35 меңнән арткан

«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта, социаль челтәрләрдәге активлык күзгә күренеп үсә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында конкурсны алып баручы Артур Кортес хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Елизавета Пуншева.

«Катнашучыларның артуы ачык күренә. Моннан тыш, аларның социаль челтәрләрдәге активлыгын күзәтү кызыклы. Комментарийлар саны арта, даими рәвештә фикер алышулар бара. Хәбәрләр күп, администраторлар, арымый-талмый, барысына да җавап бирә. Ел саен кешеләрнең бу эшкә тагын да активрак җәлеп ителүе күренә», – дип сөйләде Кортес.

Аның сүзләренчә, 19 сентябрьнең 10.00 сәгатькә конкурста 35 707 кеше катнашкан инде. Ул шулай ук кичә, яшьләр тавыш биргән көнне, катнашучылар арасында яшьләрнең аеруча күп булуына игътибар итте. «Безнең модераторлар төркеме тавыш бирүчеләр арасында нәкъ менә яшьләрнең бик күп булуын билгеләп үтте, һәм мин моны бик яхшы дип саныйм», – дип басым ясады Кортес.

  • Конкурс «ВКонтакте» челтәрендә 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр уза. Катнашу өчен сайлау участогы фонында кимендә ике кеше төшкән фоторәсемне урнаштырырга кирәк, аларның берсендә тавыш бирүче беләзәге күренергә тиеш. Постка «Гаилә белән сайлыйбыз!» һәм «Татарстан Алга» хэштеглары куела. Айфоннар уйнату туры эфирда сәгать саен уза, ә машина уйнатуның финалы – көн саен 20:15 сәгатьтә була.
news_right_1
news_right_2
news_bot