news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында икенче машинаны Миләүшә Гобәйдуллина отты

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында Sollers ST8 өч автомобиленең икенчесенә Казаннан Миләүшә Гобәйдуллина ия булды. Уен ТНВ телеканалының туры эфирында оештырылды. «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә җиңүчеләр турында мәгълүмат бастырыла.

«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсы 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр #Всейсемьейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.

Фото «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркеменнән алында

Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала. Кичә беренче машинаны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Гөлфия Абдуллова отты.

news_right_1
news_right_2
news_bot