Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында чираттагы iPhone 17 отучы билгеле
Татарстанның Арча районыннан Чулпан Харисова «Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында iPhone 17 отты. Уен бүген тавыш бирүчеләр арасында үткәрелә. «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан алга» төркемендә җиңүчеләр турында мәгълүмат бастырыла.
Моңа кадәр конкурс кысаларында җиденче iPhone 17 ТР Спас районыннан Гөлсирин Хәйдәровага эләкте.
Конкурс 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр #Всейсемьейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.
Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз