Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсында беренче машинаны Гөлфия Абдуллова отты
«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсы кысаларында өч Sollers ST8 автомобиленең беренчесенә Татарстанның Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова ия булды. Машинаны уйнату ТНВ телеканалының туры эфирында «Ак Барс» – «Сочи» хоккей матчының беренче тәнәфесендә бүген тавыш бирүчеләр арасында оештырылды.
«Вконтакте» «социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә фотоконкурста җиңүчеләр турында мәгълүмат бастырыла.
Конкурс 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.
Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз