Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында беренче машинаны Әлмәт тележурналисты отты
«ТНВ» телеканалында барган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонының туры эфирында «Sollers ST 8» автомобиле иясен билгеләделәр. Ул 23411нче санлы номерлы катнашучы журналист Маргарита Трегубенко булып чыкты. Фотоконкурстта 12:00 сәгатькә 26 286 кеше катнашуын әйттеләр. Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәгеннән җиңүче хатын-кыз белән фотоконкурс уенын алып баручы Артур Кортес видеэлемтә аша аралашты.
«Миңа әлеге вакытта бертуктаусыз шалтыраталар, котлыйлар. Әлегә үзем аңлап җиткерә алмыйм. Без әле күптән түгел генә балалар белән азык-төлек алырга базарга барган идек, ә монда шундый сюрприз. Мин бары тик шок хәлендә, башта ышанмадым да, моны ниндидер шаярту, дип уйладым. Тавыш бирергә иртән үк барган идек», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты автомобиль җиңүче.
Маргарита Трегубенко Әлмәттәге «ЮВТ – 24» телекомпаниясендә журналист булып эшли. Аның сүзләренә караганда, әле ул иске автомашинада йөри, ә конкурста җиңгән автомобиль аңа зур ярдәм булачак. «Sollers ST 8» маркалы машина Россиядә җитештерелгән, тулы приводлы. Кабинага биш кешегә кадәр сыйдыра.
- Исегезгә төшерәбез, туры эфирда барган телемарафонда җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе – 20:00 сәгатьтә. «Ак Барс» – «Металлург» матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз