Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә Дания Нигъмәтуллина смартфон отты
Дания Нигъмәтуллина республика Рәисен сайлауда катнашып, «Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә iPhone 16 отты. Җиңүчене рандомайзер ярдәмендә билгеләделәр.
Бу хакта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында алып баручы Артур Кортес игълан итте.
Бүләкне иртәнге якта тавыш биргән 35 890 кеше арасында уйнаттылар. Калган җиңүчеләрне сәгать саен игълан итәчәкләр.
Фотоконкурста катнашу өчен, «ВКонтакте» соцчелтәрендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештэглары белән фотографияләр урнаштырырга кирәк. Бүген бәйгедә катнашучылар арасында ике Sollers ST8 машинасы һәм 11 смартфон уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз