news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесенең махсус номинациясендә тагын бер җиңүче билгеләнде

«Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесенең «Иң яшь катнашучылары булган гаилә» дигән махсус номинациясендә Наилә Хәсәнова җиңгән. Аңа махсус бүләк - Xiaomi Mi портатив колонкасы бирелә.

Искәртеп үтик, онлайн тавыш бирү оештыручыларның социаль челтәрләрендә булды. Сайлау участокларында булган, Россия Президентын сайлауда тавыш биргән һәм «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзекләре белән фотога төшкән 9 катнашучы сайлап алынган булган.

Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк:

Иң креатив гаилә;

Иң елмаючан гаилә;

Иң тату гаилә;

Иң җитлеккән гаилә;

Иң яшь катнашучылы гаилә;

Иң күп санлы гаилә.

Моннан тыш, Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән татарстанлылар арасында Lada Vesta автомобиле дә уйнатыла. Машинаның берсен Актаныш районында яшәүче Флүдә Гардисламова һәм аның ире, ә икенчесен Лаеш районында яшәүче Алинә Хөснетдинова гаиләсе отты.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100