news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә махсус призга лаек гаилә билгеле

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә махсус призга лаек гаилә билгеле
Фото: vk.com/tatarstanalga

Татарстанда уза торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең «Иң дус гаилә» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Махсус призны Раилә Сөләйманова һәм аның гаилә әгъзалары алды, дип хәбәр итә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркеме.

Сөләймановлар портатив акыллы колонка отты. Аларның оештыручылар белән элемтәгә керүләрен көтәләр. Бүген төркемдә тагын бер тавыш бирү оештырылачак.

«Татар-информ» Президент сайлавында катнашкан Татарстан кешеләренең «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән конкурста катнашуын, барлыгы 30 меңнән артык фотосурәт урнаштырылуын хәбәр иткән иткән иде. Бәйге Гаилә елына багышлап үткәрелә.

Конкурс шартлары буенча, тавыш биргән һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләргә үз сәхифәләренә #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән фотосурәтләр урнаштырырга кирәк.

Катнашучылар арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатыла, аларның берсенең хуҗасы сайлауның беренче көнендә билгеле булды. Аны Татарстанның Актаныш районында яшәүче Флюда Гардисламова һәм аның ире отты. Тагын ике машина уйнатылачак.

Моннан тыш, иң креатив катнашучылар өчен махсус призлар белән берничә номинация игълан ителде. «Иң дус гаилә» номинациясендә җиңүчеләрдән тыш, «Иң иҗади гаилә», «Иң елмаючан гаилә», «Сайлауга иң яшь катнашучы белән килгән гаилә» һәм «Иң күп кешеле гаилә»ләр билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100