news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә машина откан Гардисламовларга ачкыч тапшырдылар

«Вконтакте» челтәрен карап утырганда башкаларның фотолар куйганын күрдек тә, бәхетебезне сынап карарга булдык», – диде машина откан Флүдә Гардисламова.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә машина откан Гардисламовларга ачкыч тапшырдылар
Фото: Видеодан скриншот

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең беренче көнендә автомобиль откан Гардисламовлар гаиләсенә бүген машина ачкычы тапшырдылар.

Lada Vesta автомобилен алу өчен Гардисламовлар гаиләләре белән «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына Актаныш районыннан килде.

«Бәйге турында телевизордан ишеттек. Сайлау участогында фотога төшкән идек. «Вконтакте» челтәрен карап утырганда башкаларның фотолар куйганын күрдек тә, бәхетебезне сынап карарга булдык. Ул челтәрдә әле мин еш эшләмим. Шуңа күрә фотоларны әкрен генә урнаштырдым. Автомобиль безнеке булгач, хештегларны чыннан да дөрес куйганымны белдем», – диде Флүдә Гардисламова.

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.
  • Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot