news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә җиңгән Хөснетдиновларга автомобиль ачкычы тапшырдылар

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә җиңгән Хөснетдиновларга автомобиль ачкычы тапшырдылар
Фото: ТНВ каналы сайты

Россия Президентын сайлауларда «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең икенче көнендә Лаештан Хөснетдиновлар гаиләсе җиңде. Җиңүчене 16 март көнне «Вконтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Алга» төркемендә туры эфирда билгеләделәр. Яшь гаиләгә «Lada Vesta» автомобилен ТНВ каналында узучы «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-телемарафонында тапшырдылар.

Алинә белән Ленар Хөснетдиновлар җиңгән мизгелләрен искә төшерделәр.

«Кичә кичке сәгать 9да туры эфир башланды. Кердек, карап утырдык та, җиңүче булдык. Мондый бәйгеләрдә бик катнашкан да юк иде. Катнашсак та, җиңгәнебез булмады. Беренче тапкыр», – дип уртаклашты Алинә.

Гаилә Лаеш районының Усады бистәсендә яши, алар ике яшьлек кызларын тәрбияли, яшь әни декрет ялында, ә әти кеше – үзмәшгуль. Алар Казанда институтта укыганда танышканнар. Кызлары Зәринәгә өч яшь тула. Алып баручылар автомобиль ачкысын, шаяртып, икенче бала алып кайту шарты белән тапшырды. Шулай ук, гаиләдәге традицияләре турында да сораштылар.

«Хоккейга йөрергә яратабыз. Хәзер ураза ае. Кичен гаилә белән ифтарга йөрибез», – диде Хөснетдиновлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100