Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә беренче машина откан гаиләне игълан иттеләр
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Сайлау кысаларында «Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесе уза.
Гаиләләр сайлау участокларына килеп, сайлау участогы фонында гаилә белән күмәк фотога төшәргә, аны социаль челтәрдә хештэг белән урнаштырырга тиеш.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында беренче автомобиль откан гаиләне игълан иттеләр. Рандомайзер ярдәмендә машина уйнату экранда күрсәтелде. Әлмәттән Маргарита Трегубенко гаиләсе Sollers ST8 машинасын отты.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Татарстан Рәисе булырга дүрт кандидат дәгъва итә: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз