news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесенә старт бирелде

Бүген Татарстанда «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесенә старт бирелде. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.

Ул бәйгенең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүен билгеләп узды.

Конкурс алты номинациядә узачак: «Кызыклы танышу тарихы», «Әти-әниемнең үзенчәлекле туе», «Зур һәм тату гаиләм», «Гаилә – традицияләр сакчысы», «Иңне-иңгә куеп: иң озын гомерле никах», «Ватан гаиләдән башлана».

«Татарстанда яшәүчеләрне ата-аналары, әби-бабайларының танышу тарихлары, туйлары ничек матур узганын, гаилә традицияләре турында сөйләргә чакырабыз. Һәр номинациядә акчалата бүләк: өченче урын өчен 5 мең сум, икенче урын өчен 10 мең сум, беренче урын өчен 15 мең сум», – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтова.

Фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырып, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Эльвира Әхмәтова гаилә мәнфәгатьләрен саклау, гаиләгә хокукый ярдәм күрсәтү буенча 7-13 июль көннәрендә Татарстанның барлык 47 ЗАГС бүлегендә «Ачык ишекләр көне» узуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot