Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гаиләсез балаларны тәрбияләүгә алырга теләүче ата-аналар өчен консультация үзәге эшли
Проект «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция республика үзәге базасында гаиләсез калган балаларны тәрбияләүче яисә тәрбияләүгә алырга теләүче ата-аналарга бушлай психологик-педагогик, консультатив һәм методик ярдәм күрсәтү өчен «Без бергә» консультация үзәге эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Консультация үзәге белгечләре балаларны укыту һәм тәрбияләү, белем бирү формасын сайлау һәм балалар үсеше белән турыдан-туры бәйле башка мәсьәләләр буенча төгәл, дистанцион һәм күчмә консультацияләр үткәрә.
2020 ел ахырына кадәр консультацияләр бушка узачак. Язылу +7(843)563-35-16 телефоны буенча башкарыла. Кабул итү дүшәмбедән шимбәгә кадәр алып барыла.
Проект «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз