news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә, никахның уңай һәм тискәре яклары темасына ярашлы “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелә

Анда, рәсми затлар һәм белгечләр белән берлектә, никахларын рәсми теркәгән, шушы адымга җыенган һәм гражданлык никахы буенча, ягъни гаилә мөнәсәбәтл

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 15 майда Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтү уңаеннан, бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексының “Лермонтов” залында гаилә һәм никахның уңай һәм тискәре яклары темасына ярашлы “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелә.

Сөйләшү барышында XXI гасырда никах корып яшәүнең иң отышлы моделен төзү үзенчәлекләренә, яшь гаилә әгъзалары арасында карьера үсешенә һәм гаиләдә социаль рольләрне бүлешүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелә.

Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, “түгәрәк өстәл” утырышында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, социологлар, юристлар, психилоглар, шулай ук никахларын рәсми теркәгән, шушы адымга җыенган һәм гражданлык никахы буенча, ягъни гаилә мөнәсәбәтләрен рәсми теркәми генә яшәүче яшьләр катнаша.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100