news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гаиләне аз керемле дип тану тәртибе вакытлыча үзгәрде

Яңа закон 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутатлары гаиләне аз керемле дип тану тәртибен вакытлыча үзгәрттеләр. Пособие өчен мөрәҗәгать итү вакытына эшсез булган гражданның алдагы керемен исәпкә алмаска мөмкинлек бирә торган законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте.

Хәзер гаиләне аз керемле дип тану өчен, әлеге ярдәмне алуга мөрәҗәгать итү көненә гаиләнең уртача кереме исәпләнелә. Социаль ярдәмнең төгәл төренә карап, пособие 3 айдан 12 айга кадәр түләнәчәк.

Эшсез гражданнарның узган чорда алынган керемнәре исәпкә алынмый.

Закон кабул ителү социаль ярдәмне адреслы күрсәтүгә ярдәм итәчәк. Ул 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot