news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчетендә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемалары турында сөйләшәчәкләр

Түгәрәк өстәл гаиләне саклап калу, балалар тәрбияләүгә багышлана.

«Гаилә» мәчетендә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемалары турында сөйләшәчәкләр
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бу җомгада, 10 декабрь көнне, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» дигән түгәрәк өстәл була.

«Фикер алышуда дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Чараның кунаклары: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов гаиләсе һәм башкалар», — диде «Гаилә» мәчете матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, гаилә проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүнең максаты — гаиләне саклап калу. «Фикер алышуның беренчесе уллар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре мәсьәләсенә кагылачак», — диде ул.

«Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» түгәрәк өстәле 17.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100