Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Гаилә» мәчетендә Татарстан мөфтиенең вәгазь кичәсе булачак
Очрашуга «Гаилә» мәчетенең һәм Диния Нәзарәтенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан да кушылырга мөмкин булачак.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Казанның «Гаилә» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь кичәсе узачак.
Кичәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин гаилә кыйммәтләре, татар дин галимнәренең мирасы, ислам динендәге актуаль мәсьәләләр буенча мәхәллә халкына вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерәчәк, катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Дәрес вакытында шулай ук татар гореф-гадәтләрен һәм туган телебезне саклау, әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт, туганлык җепләрен югалтмау, кардәшлек хаклары һ.б. темаларга нәсыйхәтләр бирү көтелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Вәгазь 18.00 сәгатьтә башлана, барлык теләүчеләр чакырыла. Очрашуга «Гаилә» мәчетенең һәм Диния Нәзарәтенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан да кушылырга мөмкин булачак. Мәчеткә килүчеләрдән санитар таләпләрне үтәүләре, маскадан булулары, социаль аралыкны саклап утырулары таләп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз