news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Гаилә” мәчетендә татар теле дәресләре укытыла

Мәчеткә тел өйрәнергә күбрәк ир-атлар йөри, ди “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәткәре Илмир Хәбибуллин.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның “Гаилә” мәчетендә татар теле дәресләре узган ел укытыла башлады. Ана телен өйрәнергә күбрәк ир-атлар теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәткәре Илмир Хәбибуллин хәбәр итте.

"Татар теле дәресләрен узган елда башлап җибәрдек, - ди Илмир Хәбибуллин. - Әлегә атнага бер тапкыр, чәр чәршәмбе кичке  17:00 сәгатьтә уздырыла. Әлеге бер генә төркем тупланды. Киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр күбәер, дип уйлыйбыз. Татар теле дәресләрен Булат  Мәрданов алып бара.  2 февральдән Диния нәзарәте билгеләгән программа буенча атнага 3 тапкыр уздыра башларга ниятлибез. Тел өйрәнергә теләүчеләрнең күбесе урта яшьтә. Шунысы игътибарга лаек: ана телен күбрәк ирләр өйрәнергә тели. Араларында бөтенләй татар телен белмәүчеләр дә бар".

Исегезгә төшереп узабыз: 2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия булган белгечләр алып бара, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot