news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә» мәчетендә тәрбия дәресләре узачак

Дәресләрдә Коръән, Ислам дине һәм әдәп-әхлак нигезләренә өйрәтәчәкләр

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 3 — 7 гыйнварда «Гаилә» мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар өчен кышкы тәрбия дәресләре узачак. Бу хакта «Гаилә» мәчете хәбәр итә.

Дәресләрдә Коръән, Ислам дине һәм әдәп-әхлак нигезләренә өйрәтәчәкләр. Остазлар — Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре.

Дәресләрдә катнашу өчен гаризаларны мәчетнең вахтасында калдырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot