Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Гаилә” мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды
Татарстанда дини һәм милли традицияләр борынгыдан үзара үрелеп килә, ди проект авторлары.
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Казанның “Гаилә” мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Мәчеттә беренче тапкыр мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы оештырылды. Дини проект якынлашып килүче Республика көне уңаеннан узды. Биш катнашучы беренче урынга лаек дип табылды. Алар Казан шәһәреннән Нурмөхәммәд Шәрипов, Нәсимә Кәлимуллина, Гөлчәчәк Камалиева, Зөлхиҗҗә Салихова һәм Лениногорскидан Нәзирә Гыйззәтова. Аларга мәчетнең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Конкурста теләге булган һәркем сәләтен күрсәтә алды. Конкурс һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшьләрне һәм дини җырлар традицияләрен саклаучы өлкәннәрне берләштерде, ди проект авторлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз