news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә мәчетендә кышкы лагерь ачылды

Анда мәктәп укучыларына хифз, әдәп-әхлак дәресләре бирәләр.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның “Гаилә” мәчетендә 2018 елның беренче проекты старт алды. Биредә кичә – 2 гыйнварда мәктәп укучылары өчен кышкы лагерь эшли башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

“2018 милади елының беренче чарасын башладык та, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Мәктәпләрдә каникул башланды, безгә дини гыйлем тупларга килер өчен бу менә дигән мөмкинлек. Биредә балаларга хифз, әдәп-әхлак дәресләре укытабыз, ә “Сәләт” яшьләр үзәгеннән килгәннәр төрле кызыклы мастер-класслар оештыра".

Аның сүзләренчә, мәчеттә ел әйләнсендә төрле чаралар уза. "Гаилә" мәчете булгач, бездә гаилә кыйммәтләренә, мөселман кешенең гаиләдәге роле турында еш сөйләшүләр уздырабыз”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100